– «Роснефть» компаниясе март аенда үзенең барлык хезмәткәрләренә дә прививка ясатырга ниятли, – дип хәбәр итте Сечин. Моның өчен ул хөкүмәттән 300 мең кешегә коронавирустан вакцинация препаратын резервлауны сорады
«Роснефть» башлыгы Игорь Сечин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда компаниянең күпчелек хезмәткәрләренә COVID коронавирусыннан вакцина ясату буенча планнары белән уртаклашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
– Март аенда табибларның вакциналаштыру мөмкинлеген раслаган хезмәткәрләрнең барысы да диярлек вакциналаштырылыр дип өметләнәбез, – дип белдерде Сечин.
Аның сүзләренә караганда, Россиядә COVID-19га каршы вакциналар барлыкка килгәч, «Роснефть» 300 мең кешегә җитәрлек вакцина препаратларын резервлауны сорап Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Сечин билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча «Роснефть» вице-премьер Татьяна Голикова белән тыгыз элемтәдә тора.
– Әлегә без мәсьәләне хәл итәбез, март аенда вакциналаштыруга керешербез дип уйлыйм. Бүген исә, вакцинация башланганчы, медицина оешмалары белән бөтен логистика, препаратны илтеп җиткерү, вакциналаштыру процедураларын оештыру белән шөгыльләнәбез, – дип белдерде ул.
Сечин хәбәр итүенчә, компания пандемия чорында үз хезмәткәрләрен барлык кирәкле медицина хезмәтләре белән тәэмин иткән.
– Күп кабатлап тормыйм: изоляторлар, обсерваторлар, вахтага яңа килүчеләрне медицина күзәтүе оештырылган. Вахталар вакыты озынайтылган, хезмәт урыннарындагы медицина бригадалары көчәйтелгән. Бу безгә коронавирус афәте тудырган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә, – дип белдерде «Роснефть» җитәкчесе.
Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65000