Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль 2021, 16:40

Халыкны каршылык чараларына чыгарга нәрсә мәҗбүр итә?

Путин: “Халык урамга тормыш сыйфаты начараю сәбәпле чыга”.

Русия Президенты Владимир Путин Русиядә протест акцияләре барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты. Аңа караганда, оппозиционер Алексей Навальныйны яклап узган дип саналган санкцияләнмәгән протест акцияләренә коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә тормыш сыйфаты начарлану сәбәпче. Чөнки бу кешеләрдә ярсу тудыра.
Бу хакта Президент Владимир Путин Русия массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашуда белдерде. “Фигурантны нәкъ менә хәзер кулланалар. Нәкъ менә дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән бездә дә, арыганлык барлыкка килгәндә, ярсу туа. Кешеләрнең яшәү шартларына, үз керемнәре дәрәҗәсенә карата канәгатьсезлек туа”, – диде Владимир Путин. Аның сүзләренә караганда, тормыш начарайган очракта, ил хакимиятен бөтен җирдә дә гаепләү күзәтелә Һәм моннан “төрле каршы көчләр” файдаланырга омтыла.
Исегезгә төшерәбез, 23 һәм 31 гыйнвар Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да каршылык чаралары узган иде.
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 23 һәм 31 гыйнвар протестларыннан соң 25 административ эш карады. Митингларда һәм аннан соң тоткарланучыларны ачык чара оештыру тәртибен бозуда һәм полициягә буйсынмауда гаепле дип аталды. Ун активистка өчтән алып ун тәүлеккә кадәр сак астына алу карары чыгарылды. Сигез кешегә бер мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салынды.

Фото: news.rambler.ru
Читайте нас: