Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2021, 09:40

Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Русия” партиясе исемлеген җитәкләмәячәк

Бу хакта Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков 12 февральдә узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Русия” партиясе исемлеген җитәкләмәячәк. Бу хакта Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте. Ул “Владимир Путин “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләячәк” дигән имеш-мимешләрне кире какты.
Хәтерегезгә төшерәбез: VIII чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә, ягъни 2021 елның 19 сентябрендә узачак. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Русия» партиясе исемлеген җитәкләячәге турындагы мәсьәлә көн тәртибендә тормый.
– Юк, гомумән, бу тема көн тәртибендә юк, – дип белдерде Дмитрий Песков.
Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә буенча бернинди сөйләшүләр дә алып барылмый һәм бер карар да кабул ителмәгән.
Шунда ук Дмитрий Песков Владимир Путинның 19 – 20 февральдә Мюнхенда узачак Хәвефсезлек буенча конференциядә чыгыш ясарга җыенмавын да белдерде. Журналистларның бу хактагы соравына ул: “Юк”, – дип җавап кайтарды.
Әлеге конференциядә АКШ, Кытай җитәкчеләре, Европа комиссиясе, НАТО башлыклары һәм, иң мөһиме, Берләшкән Милләтләр Оешмасы җитәкчесенең чыгыш ясавы көтелә. Җыенда дөньядагы хәрби хәвефсезлек һәм стратегик стабильлек мәсьәләләре тикшерелергә тиеш. Былтыр шундый ук конференциядә Русия исеменнән Тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясаган иде.
Фото: sobesednik.ru
Читайте нас: