Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2021, 16:12

COVIDка каршы көрәштә нәтиҗәле ысуллар табыла

Русия Президенты Владимир Путин Эндокринология тикшеренү үзәге президенты Иван Дедов белән очрашты.#ВладимирПутин

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Эндокринологиянең дәүләт медицина тикшеренү үзәге” президенты, Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эндокринологы, РФА академигы Иван Дедов белән очрашуда үзәкнең агымдагы эше, шулай ук COVID-19 эпидемиясенә каршы көрәш алымнары турында фикер алыштылар.
“Барыннан да элек, Сезне туган көнегез белән котлыйсым килә. Сезнең җитәкчелек астында бик күп эш башкарылды, Сез гомерегезне багышлаган юнәлеш буенча зур уңышларга ирештегез. Соңгы өч ел эчендә Сезнең җитәкчелектә 1500 табиб, йөзләгән ординатор, аспирантлар, фәннәр кандидаты, фәннәр докторы әзерләнгән. Искиткеч! Сездә бөтен бер мәктәп”, ‒ диде Владимир Путин һәм COVIDка каршы көрәш белән кызыксынды.
“Чыннан да, милли эндокринология үзәге ‒ структура, функционал буенча уникаль үзәк. Эндокринологиягә балаларда була торган сирәк ‒ орфан авыруларыннан алып, шикәр диабетына кадәр карый.
Меңнәрчә белгечләр, табиб-эндокринологлар коллективы үз эшләрен уңышлы башкара, чөнки диабет һәм башка метаболик авырулар белән авыручы 47 миллион кешегә җавап бирү, әлбәттә, тырышлык таләп итә. Бу хроник авырулар, кагыйдә буларак, бөтенләй яңа технологияләр кертүне таләп итә.
Бүген, бигрәк тә шикәр диабеты COVIDка каршы иң йомшак чир булып чыкты. COVID кан тамырларына зыян салганы өчен генә түгел, ә тән тукымаларына кислород илтеп җиткерүдә комачаулавы өчен үлем очраклары күп.
Без бүген инновацион препаратлар кирәк дип фаразладык. Иң нәтиҗәле дәвалау COVID башланганда кортикостероидлар кертү.
Кортикостероидларны керткәч, вируслар бүленүе туктатала”,‒ диде Иван Дедов һәм дәвалауның башка ысуллары белән таныштырды.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: