Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль 2021, 11:42

"Хезмәт ветераны” исемен алу өчен нинди документлар кирәк?

Бүген без укучыларыбызны “Хезмәт ветераны” исемен алу өчен кирәкле документлар белән таныштырабыз. Шулай ук алар белән кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә аңлатабыз. Тулырак – сайтта!

“Хезмәт ветераны” исемен бирүне сорап язылган гариза белән гражданнар “Башкортстан Республикасының халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге” дәүләт казна учреждениесенең яшәү урыны буенча филиалларына яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә (МФЦ) мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:
  1. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;
  2. Русия гражданы паспорты;
  3. СССР һәм Русия Федерациясе орденнары яисә медальләре белән бүләкләнүләрен яисә мактаулы исемнәренә лаек булуын раслаучы документларның күчермәләре; яисә Русия Президентының Мактау грамотасы, шулай ук Рәхмәт хатының копияләре;
  4. Башкортстан Республикасы Башлыгы (яисә 2011 елга кадәр – Президенты) тарафыннан тапшырылган дәүләт бүләкләре (орден-медальләр, мактаулы исемнәр) хакындагы таныклыкларның күчермәләре;
  5. Хезмәт кенәгәгезнең юридик рәвештә расланган күчермәсе. Алда әйтүебезчә, гомум стажыгыз ир-егетләр өчен кимендә – 25, хатын-кызлар өчен 20 ел тәшкил итәргә, шуның 15 елын дәгъвачыларның һәммәсе дә мактаулы исем алган өлкәдә хезмәт итеп үткәрергә тиеш;
  6. Русия Пенсия фонды идарәсенең төбәк бүлекчәсеннән шәхси пенсия исәбегезнең һәм ел коэффициентларының күләме, стажыгыз зурлыгы турында алынган белешмә (аны “Госуслуги” порталыннан да алырга мөмкин; тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, бик уңайлы һәм бушлай);
  7. 3х4 см зурлыгындагы фотография;
  8. Шәхси страховкалану турындагы таныклыгыгызның (СНИЛС) копиясе.
  9. Фото: newssome.ru
    Читайте нас: