Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2021, 23:36

Путин коронавирустан кайчан прививка ясатачагын әйтте

Анна Политковская һәм Борис Немцов кебек оппозицион кешеләр һәлак булган очраклар тикшерелгән, гаеплеләр төрмәдә утыра.#ВладимирПутин

10 февральдә Русия Президенты Владимир Путин видео-конференц-элемтә аша Русия массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты һәм катлаулы сораулар буенча фикер алышты: Алексей Навальный белән булган очракны тикшерү тарихыннан башлап, коронавирустан прививка ясатырга җыенуы турында фикерләрен белдерде.
“Эхо Москвы” радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов Навальный эшенең ни өчен тикшерелмәвен сорады.
Президент аны дәүләт структуралары агуларга тырышсалар, максатларына ирешкән булырлар иде дип әйтте. Бу эшне тикшерү өчен гаепләгән илләрнең биологик материалларны бирмәвен белдерде.
“Анна Политковская яки Борис Немцов кебек танылган, оппозицион кешеләр һәлак булган очраклар тикшерелде, гаеплеләр табылды, килешергә яки килешмәскә дә мөмкин, тик тикшерү гаепле дип табылган кешеләр төрмәдә утыра”, – дип өстәде ул.
Вакцинация хакында җентекле җавап бирде:
“Мин маймылланырга теләмим, шуңа күрә моны камера каршында махсус эшләячәкмен, тик мин, һичшиксез, бөтен күрсәткечләр буенча дөньяда иң яхшысы дип саналучы вакцинаны ясатырга әзермен. Гриппка һәм пневмокококка каршы прививкаларым булуы сәбәпле, табиблар белән киңәшләшеп җәй азагы – көз башында, ясатырга туры килер”,– диде.

Фото: politobzor.net
Читайте нас: