Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2021, 09:19

“Хезмәт ветераны” исеме Башкортстанда нинди льготалар бирә?

Бүген без укучыларыбызны “Хезмәт ветераннарына” бирелүче ташламалар белән якыннанрак таныштырырга телибез. Мәсәлән, күпләрегез “Хезмәт ветераннарының” бушлай теш дәваларга, стоматологик протезлар ясатырга хокукы барлыгын белмәгәнсездер дә әле. Тулырак – сайтта!

Бүген без укучыларыбызны “Хезмәт ветераннарына” бирелүче ташламалар белән якыннанрак таныштырырга телибез. Мәсәлән, күпләрегез “Хезмәт ветераннарының” бушлай теш дәваларга, стоматологик протезлар ясатырга хокукы барлыгын белмәгәнсездер дә әле.
  1. “Хезмәт ветераны” исемен алу белән кеше, хәтта эшләсә дә, транспорт салымыннан (150 ат көченә кадәрге бер автомобильгә) һәм бер фатирга торак салымыннан азат ителә.
  2. Калган ташламалар “Хезмәт ветераны” исемен алган ир-егетләр – 60, хатын-кызлар 55 яшькә җиткәч гамәлгә керә. Аларга түбәндәгеләр карый:
  3. а) торак һәм коммуналь хезмәтләр (газ, су, җылы, электр һәм башкалар) өчен түләүләр 50 процентка киметелә;
    б) хаклы ялга чыккан “Хезмәт ветеран”нарының пенсияләренә өстәмә акча түләнә. Аның күләме “Хезмәт ветераны”ның статусына (федераль, республика һәм озайлы хезмәт өчен) бәйле. Шулай ук илнең төрле төбәкләрендә мондый түләүләр төрле. Аларның күләме үзгәреп торырга да мөмкин;
    в) “Хезмәт ветераннары” Башкортстанда шифаханә-курорт ярдәме алганда өстенлекләр белән файдалана;
    г) “Хезмәт ветераны” хаклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итсә, елына бер тапкыр үзе теләгән вакытта 30 көннән артмаган отпуск алу хокукына ия (дөрес, үз исәбенә);
    д) хаклы ялга чыккан “Хезмәт ветераннары” элекке эш урыннарында билгеле бер дәваханәгә теркәлгән булса, аларның шундагы урыннары саклана.
    Федераль льготалар
    1. Җәмәгать транспортында бушлай йөрү (автобус, трамвай, метро һәм башкаларда, такси һәм маршруткалардан тыш);
    2. Дача сезоны вакытында (апрель азагыннан октябрь азагына кадәр) шәһәр яны электричкаларында һәм автобусларда йөрү өчен 90 процентлы ташлама, ә калган вакытта 50 процентлы ташлама;
    3. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә 50 процентлы ташлама (әгәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммасы пенсионерның бөтен кеременең 22 процентыннан артса);
    4. Дәүләт дәваханәләрендә түләүсез стоматология ярдәме алырга: тешләрне ремонтлатырга, теш протезлары ясатырга мөмкин.
    5. Фото: unikassa.ru
      Читайте нас: