Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2021, 18:51

Хатын-кызлар өчен кайбер һөнәрләр тыела

Ир-атлар өчен тыелган һөнәрләр булмаса да, кайбер һөнәрләргә көчле затларны эшкә алмыйлар. Бу һөнәрләр арасында...

Русиядә хатын-кыз сәламәтлеге игътибар үзәгеннән төшми. 1 гыйнвардан зарарлы һәм куркыныч шартлардагы җитештерүләр, эшләр һәм вазыйфаларның яңа исемлеге үз көченә керә, анда хатын-кызлар хезмәтен куллану чикләнә. Искергән исемлектә – 400ләп, яңартылган исемлектә – 100ләп һөнәр.
Әлеге исемлекне төзегәндә закон чыгаручылар хатын-кыз башкара торган эш аның сәламәтлегенә, шул исәптән репродуктивлыгына зыян китермәскә тиешлеген искә ала. Шул ук вакытта хатын-кызлар өчен тыелган эшләрнең элеккеге исемлегендәге кайбер һөнәрләр актуальлеген югалтты. Мәсәлән, эш урыннарын яңа җиһазлар белән тәэмин итү һәм автоматлаштыру сәбәпле заманча предприятиеләрдә кайбер һөнәрләр бетерелә.
Документ хатын-кызларга, әйтик, электр поездлары, электричкалар, тиз йөрешле һәм югары тизлекле поездлар машинистлары, фура йөртүче, машина төзәтүче слесарь булып эшләргә, шулай ук суднода боцман яки матрос булырга рөхсәт итте. Хатын-кызлар өчен тыелган тармаклар арасына, элеккечә, химия производствосы, җир асты һәм тау эшләре, металл эшкәртү, скважиналар бораулау, нефть һәм газ чыгару, металлургия һ.б. керә. Ир-атлар өчен тыелган һөнәрләр булмаса да, кайбер һөнәрләргә көчле затларны эшкә алмыйлар. Бу һөнәрләр арасында тырнак дизайнеры белән шөгыльләнүчеләр, керфек үстерүчеләр һәм балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр бар.

Фото: yandex.ru/images/search?text=%D0%B6%D0%B5%
Читайте нас: