Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2021, 10:29

Федераль льготникларга түләүләр арта

2021 елның 1 февраленнән федераль льготникларга ай саен бирелә торган акчалата түләүләрнең күләме 4,9 процентка арта. Кемнәргә һәм күпмегә? Җавап – сайтта.

2021 елның 1 февраленнән федераль льготникларга ай саен бирелә торган акчалата түләүләрнең күләме 4,9 процентка артты. Алар исәбенә сугыш инвалидлары һәм ветераннары; блокададагы Ленинградта яшәүчеләр; сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары; фашист концлагерьларындагы балигъ булмаган тоткыннар; I, II, III төркем инвалидлары һәм инвалид балалар; радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнар керә.
Югарыда аталган категорияләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм күләме дә 4,9 процентка артты. Аны нинди рәвештә алуны кеше үзе хәл итә. Аерым алганда, аны я акчалата, я натуралата ярдәм рәвешендә алырга мөмкин. Бүген гражданнарга аена 1211,66 сумлык социаль ярдәм күрсәтелә. Бу ярдәм чаралары исемлегенә түбәндәгеләр керә:
* инвалид балаларны дару, медицина җиһазлары һәм сәламәт туклану продуктлары белән тәэмин итү. Һәр кешегә шул максаттан аена 933,25 сум бүленә;
* авыруларны дәвалау өчен санатор-курорт путевкаларын бирү. Бу максаттан һәр кешегә аена 144,37 сум бүленә.
* дәвалану урынына шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәрара транспорт чараларында бушлай бару һәм кире кайту. Моның өчен һәр кешегә аена 134,04 сум акча бүленә.
Әлеге ярдәм чаралары Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән законнар нигезендә башкарыла.
Русия Пенсия фондының шәһәр һәм район бүлекчәләре Башкортстанның 302 мең кешесенә күрсәтелә торган айлык акчалата түләүләрнең күләмен яңадан исәпләп чыгарды.
Фото: мояоколица.рф
Читайте нас: