Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль 2021, 23:32

Русия Президентын яклап флешмоб узды

Екатеринбургтагы "Сима-ленд” компаниясе Русия Президенты Владимир Путинны яклап флешмоб үткәрде.#ВладимирПутин

“Сима-ленд” компаниясе белән эшкуар Андрей Симановский җитәкчелек итә. Әлеге компания 2000 елда оешкан, ул күмәртләп сату белән шөгыльләнә. Компания кием-салым, азык-төлек, йорт һәм офис җиһазлары, савыт-саба, төзелеш товарлары һәм башка әйберләр белән сәүдә итә.
Чираттагы массакүләм флешмобта предприятиенең берничә мең хезмәткәре катнашты, алар Русия флаглары тотып колонна белән компаниянең төп корпусы буйлап узды, ә аннары мәйданга җыелып “Путин безнең Президент” дигән язу рәвешендә басып тордылар. Чарада катнашучылар “Владимир Владимирович, без сезнең белән!” һәм “Путин безнең Президент!” дип күмәкләп кычкырды.
"Сима-ленд” компаниясе җитәкчесе Андрей Симановский үзенең патриотик карашларын яшерми һәм үз хезмәткәрләренә дә шуны сеңдерергә тырыша. Мәсәлән, эш көне башланыр алдыннан компаниядә Русия гимнын тыңлыйлар. Моннан тыш, хезмәткәрләр каршында еш кына сәнгать йолдызлары чыгыш ясый, лекцияләр тыңлыйлар. Аларга чираттагы лекцияне кинорежиссер Никита Михалков укыды.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: