Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2021, 00:10

“Хезмәт ветераны” исемен ничек алырга?

Әйе, Русиядә “ветеран” исемен бер сугышта да катнашмыйча, бөтен гомереңне тыныч хезмәткә багышлап та алырга мөмкин. Ләкин моның шартлары елдан-ел катгыйлана, дәгъвачылар каршында куелган таләпләр артканнан-арта бара. Бүген без укучыларыбызны “Хезмәт ветераны” исемен алудагы соңгы яңалыклар һәм ул китергән ташламалар белән якыннанрак таныштырырга телибез. Моның өчен “сорау – җавап” рәвешен файдаланып, әлеге өлкәдәге иң таралган сорауларга җавап бирергә булдык. Бу мәсьәләдәге тәҗрибәбәбез белән киләчәктә дә уртаклашачакбыз. Сайтны күзәтеп торыгыз!

“Хезмәт ветераны” исеме бертөрле генәме?
Юк, Башкортстанда бүген “Хезмәт ветераны” исемен йөртүчеләр өч төрле:
  1. Русия Федерациясенең “Хезмәт ветераны” статусына ия булучылар;
  2. Башкортстан Республикасының “Хезмәт ветеран”нары;
  3. Озайлы хезмәт өчен “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булучылар.
  4. Әлеге өч статус ияләренә дәүләт тарафыннан бирелгән ташламалар да төрле-төрле. Алар турында сүз чак кына соңрак булыр.
    Бу исем кемнәргә бирелә?
    1. “Русия Федерациясенең Хезмәт ветераны” исеме түбәндәгеләргә бирелә:
    2. а) СССР һәм Русия Федерациясенең дәүләт орденнары яисә медальләре белән бүләкләнүчеләргә, СССР һәм Русия Федерациясенең мактаулы исемнәренә лаек булучыларга, шулай ук Русия Федерациясе Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләргә яисә Русия Федерациясе Президентының Рәхмәт Хатын алган шәхесләргә;
      б) теге яки бу өлкәдә озайлы хезмәт куйган өчен федераль министрлык һәм ведомстволар тарафыннан билгеләнгән аерымлык билгеләре ияләренә. Бу билгеләрне бирү тәртибе СССР, РСФСР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары тарафыннан бүләкләү турындагы карарлар нигезендә гамәлгә куелган. Төрле иҗтимагый оешмалар, мәсәлән, КПСС ҮК, ВЛКСМ, ВЦСПС тарафыннан бирелгән төрле дипломнарга, мактаулы исемнәргә, акчалата бүләкләргә һәм башкаларга ия булучылар “Русия Федерациясенең Хезмәт ветераны” исеменә дәгъва итә алмый;
      1. “Башкортстан Республикасының Хезмәт ветераны” исеме түбәндәгеләргә бирелә:
      2. а) Башкортстан Республикасының дәүләт орденнары яисә медальләре белән бүләкләнүчеләргә, Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булучыларга. Ләкин моның белән генә эш чикләнми әле.
        “Русия Федерациясенең Хезмәт ветераны” яисә “Башкортстан Республикасының Хезмәт ветераны” исеменә дәгъва итүче барлык ир-ат заты мотлак рәвештә 25 еллык гомуми хезмәт стажына ия булырга тиеш. Хатын-кызлар өчен бу вакыт – 20 ел. Шуның 15 елын дәгъвачыларның һәммәсе дә мактаулы исем алган өлкәдә хезмәт итеп үткәрергә тиеш. Ягъни, “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемең булып та, ярты гомереңне Себердә нефть эзләп үткәрсәң, һәм авыл хуҗалыгындагы эш вакытың 15 елга тулмаса, синең “Хезмәт ветераны” исемен алуың мөмкин түгел. Шәхсән үземә, мәсьәлән, “Башкортстан Республикасының Хезмәт ветераны” исемен алу өчен “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре” дәрәҗәсе белән бүләкләнгәннән соң елдан артык вакыт көтәргә туры килде. Чөнки “Тулпар” журналында минем рәсми эшли башлавым бары тик 1995 елның көзенә генә туры килде. Шуннан, исәпләп карагыз...
        1. Озайлы хезмәт өчен “Хезмәт ветераны” исеменә эш вакытын Бөек Ватан сугышы елларында балигъ булмаган яшьтә башлаучылар, яисә гомуми хезмәт стажлары ир-атлар өчен – 40 ел, ә хатын-кызлар өчен 35 елдан ким булмаган затлар дәгъва итә ала.
        2. Фото: ufacity-sport.ru
          Читайте нас: