Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2021, 14:39

Путин яшьләрне котлады

Президент Владимир Путин Русия югары уку йортлары студентларын, аспирантларын Татьяна көне белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Президент Владимир Путин Русия югары уку йортлары студентларын, аспирантларын Татьяна көне белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Мин сезне, барлык укучыларны, студентларны, илебез югары уку йортлары аспирантларын, төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларын Русия студентлары бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Тормышта, укуда, һөнәрегездә уңышлар, үзегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга, дусларыгызга ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм ышанычлы, яхшы дуслар телим», — диде дәүләт башлыгы югары уку йортлары укучылары белән видеоконференция форматында узган очрашуда.
Президент шулай ук студентларга үҗәтлек, түземлек, укырга әзер булулары, коронавирус эпидемиясенең катлаулы шартларында да яңа белемнәр үзләштерүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Күп тапкыр әйттем һәм тагын бер кат кабатларга телим, барысы да сезнең потенциалыгызны күздә тотып, үзегездән тора. Уйлаганыгызның барысы да килеп чыгачак. Уңай башлангычларыгызда җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан ярдәм табачаксыз», — дип вәгъдә итте Владимир Путин.
Русиядә 25 гыйнварда Студентлары көне билгеләп үтелә. 1755 елда нәкъ менә Татьяна көнендә императрица Елизавета Петровна «Мәскәү университетын гамәлгә кую турында»гы Указга кул куя һәм ул рәсми университет көне булып игълан ителә. Шул вакыттан бирле Изге Татиана студентларның яклаучысы булып санала.
Фото: nts-tv.com
Читайте нас: