Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2021, 15:25

Рөхсәт ителмәгән акция

Анда катнашучыларның күбесе чара турында Интернеттагы күпсанлы агитация роликларыннан белгән.

Рөхсәт ителмәгән акциядә катнашучылар 23 гыйнварда Ленин урамы буенча "Башкортстан" дәүләт концерт залыннан Салават Юлаев мәйданына кадәр колонна белән үтте. Аннары активистларның бер өлеше Хөкүмәт йортына кадәр барып җитте. Дәүләт концерт залы территориясендә һәм колоннаның йөреш уңаенда берничә дистә полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклаган. Законсыз йөрештә катнашучыларга карата нинди дә булса катгый чаралар күрелмәгән. Шул ук вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан, нигездә битлек режимын бозган өчен, аерым тоткарлаулар уздырылган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. Агентлык материалларында әйтелүенчә, бу акция алдыннан социаль челтәрләрдә зур агитация кампаниясе булган, һәм ул барыннан да элек балалар һәм яшүсмерләргә юнәлдерелгән. Моның өчен балигъ булмаганнар арасында популяр булган "Тик-ток" интернет-мәйданчыгы аеруча актив кулланылган.
Хакимият органнарының күп тапкырлар мөрәҗәгать итүләренә һәм балигъ булмаганнарның мондый сәяси чараларда катнашмаска өндәвенә карамастан, акциядә катнашучылар арасында ике-өч яшүсмердән торган төркемнәр күзәтелгән. Җитмәсә, көн салкын һава булына карамастан, алар җиңел генә киенгән булган. Матбугат чаралары вәкилләренең сорауларына күбесе җавап бирмәгән һәм битләрен битлек һәм балаклавага яшерергә тырышкан. Әмма Башинформ корреспонденты аралаша алган кешеләр, акция турында Интернеттагы күпсанлы агитация роликларыннан белдек, дип сөйләгән.
Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова мондый гамәлләрне тыярга чакырды. "Балаланы рөхсәт ителмәгән протест акцияләрендә катнашырга чакыру ярамый, бу тыелырга тиеш. Кабатлап әйтәм: балаларны өлкәннәрнең сәяси уеннарында кулланырга кирәкми! Хәтеребездә тотыйк: балаларга без зирәклек, акыл, тынычлыкка омтылу тәҗрибәсен бирергә тиеш", – диде ул.
Башкортстан җәмәгатьчелеге балигъ булмаганнарны протест акцияләрендә катнашырга чакыручы, социаль челтәрләрдә актив таратыла торган видеороликларга карата каты тәнкыйть белән чыкты. Роскомнадзор таләбе буенча бу контентның күп өлеше юкка чыгарылган.
Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: