Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2021, 23:10

Югары дәрәҗәдәге түрәләр 70 яшькә кадәр эшләячәк

Моңа кадәр дәүләт хезмәткәренең яшь чиге 65 иде.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин үзе билгеләгән чиновниклар өчен эшләү яшен арттырырга тәкъдим итте.
Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт думасына дәүләт башлыгы билгели торган дәүләт хезмәткәрләре өчен яшь цензын төшерү турында канун проектын кертте. Аңлатма язуында “аерым очракларда иң тәҗрибәле һәм югары квалификацияле җитәкчеләргә дәүләт граждан хезмәте срогын озайту зарурлыгы туа” диелгән.
“Канун проекты белән билгеләнгәнчә, дәүләт граждан хезмәте вакытын РФ Президенты гамәлгә ашыра торган дәүләт граждан хезмәткәрләренә озайтканда аерым очракларда әлеге чикләү кагылмый”, – диелә аңлатма язуында. Канун буенча дәүләт хезмәткәренең яшь чиге 65 иде. “Югары вазифалар төркеме”нә кергән җитәкче вазыйфасын биләгән чиновникның хезмәт итү вакыты 70 яшькә кадәр озайтылырга мөмкин”, – диелә әлеге документта.

Фото: yandex.ru/images/search?text=путин%20владимир%20владимирович
Читайте нас в