Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2021, 02:06

«Төньяк агым – 2» тукталырмы?

«Газпром» акционерлар җәмгыяте «Төньяк агым – 2» газүткәргече төзелешен туктатып тору мөмкинлеге турында кисәтте. Бу Русиягә Көнбатыш илләре тарафыннан күрсәтелгән сәяси басымга бәйле.

«Газпром» акционерлар җәмгыяте «Төньяк агым – 2» газүткәргече төзелешен туктатып тору мөмкинлеге турында кисәтте, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы. ТАСС хәбәр итүенчә, «Газпром» моңа кадәр торбаүткәргечне төзеп бетерергә ниятли иде.
«Төньяк агым – 2» газүткәргече кебек эре халыкара проектларны гамәлгә ашырганда, төрле илләрдә сәяси вәзгыять үзгәрүгә бәйле куркынычлар белән очраштык һәм әле дә очрашабыз. Сәяси басым аркасында барлыкка килгән мондый хәвеф-хәтәрләр проектны туктатып торуга яки бөтенләй туктатуга китерергә мөмкин», – диелә хәбәрдә.
Кичә Германия Федератив республикасы Икътисад һәм энергетика министрлыгының рәсми вәкиле 19 гыйнварда АКШ «Төньяк агым – 2» торбаүткәргечен төзеп бетерүдә катнашучы Русия судносына санкцияләр салачак, дип белдерде.
Моңа кадәр «Handelsblatt» немец газетасы, рәсми чыганакларга сылтама белән, АКШ хакимияте Русиянең «Фортуна» торбасалучы судносы һәм аның хуҗасы «КВТ-Рус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә каршы санкцияләр кертергә ниятләве турында хәбәр итте.
Америка санкцияләре янавы аркасында, Европа суднолары проектта катнашудан баш тарткач, «Төньяк агым – 2»не төзеп бетерү өчен Россиянең ике торба салучы корабле — «Академик Черский» һәм «Фортуна» җибәрелгән. Ике судно да Германия Хөкүмәтеннән эш башларга рөхсәт алган иде.
Газүткәргечне төзеп бетерү эшләре 2021 елның 15 гыйнварында башланырга тиеш иде, ләкин «Төньяк агым – 2» операторы аны кичектерә.
Бүген Русия Президенты Владимир Путин әлеге мәсьәлә буенча “Газпром” җитәкчесе Алексей Миллер белән очрашу үткәрде һәм көрчектән чыгу юллары турында сөйләште. Әлеге көнгә «Төньяк агым – 2» газүткәргече төзелеше 94 процентка тәмамланган.
Фото: https://api.theins.ru/storage/post/234892/original-1.jpg
Читайте нас: