Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2021, 15:25

Стратегик тикшеренүләр үзәге Путинга хисап бирде

Русия Президенты Владимир Путин стратегик тикшеренүләр институты директоры Михаил Фрадков белән очрашу уздырды.#ВладимирПутин

Русия стратегик тикшеренүләр институты директоры Михаил Фрадков Президентка аналитик үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирде.
– Без үзебезнекеләр арасында да, чит ил экспертлары арасында да үзәк урын алырга тырышабыз. Эш гади генә түгел, аерым игътибар таләп итә, чөнки хәзер экспертиза һәм бүгенге көн тәртибендә тирән тикшеренүләр, күбрәк аңлауны таләп итә торган мәсьәләләр бар.
Сез институтка бина булдыру мөмкинлеге бирдегез, бу бик мөһим, чөнки комплекслы анализ белән шөгыльләнә алырлык мәйданчыклы булдык.
Без традицион рәвештә халыкара тематика белән шөгыльләнәбез, һәм монда, әлбәттә, безгә көндәшлекле мохиттә – сәясәттә дә, икътисадта да вакыйгалар ничек үсәчәге кызык. Без глобальләшү, цифрлаштыру шартларында икътисади киңлеккә безнең интеграцияләүне тәэмин итәргә тиеш. Монда да, әлбәттә, безне Кытай да, Кушма Штатлар да кызыксындыра. Без институтта иллеләп төп юнәлеш буенча эшлибез. Хәзер федераль социология үзәге белән мөнәсәбәтләрне җайга салабыз, – диде Русиянең стратегик тикшеренүләр институты директоры Михаил Фрадков.

Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: