Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2021, 11:45

Русия хәрбиләре тынычлык саклый

Русия-Сүрия күзәтү постында барлыгы 300 гә якын хәрби урнашачак.

2019 елның 22 октябрендә Русия һәм Төркия президентлары Владимир Путин һәм Тайип Эрдоган Сочида очрашуда Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы вәзгыятьне җайга салу буенча уртак гамәлләр турында меморандум кабул иткән иде. Документ нигезендә, Мәскәү хәрби полиция җибәрергә һәм Сүрия көчләре белән берлектә аны Әнкара урнаштырган хәвефсезлек зонасы белән чиктәш районнарга кертергә тиеш иде. Шул ук елның 1 ноябрендә Русия һәм Төркия хәрбиләре Евфрат елгасыннан көнчыгышка таба уртак патрульлек итә башлады.
Меморандум шартларын үтәү кысаларында, хөкүмәт гаскәрләре белән уртак күзәтү постларын көчәйтү өчен, Русия хәрби полициясенең өстәмә бүлекчәләре Сүрия провинциясе Хасекега (административ үзәге – Камышлы) җибәрелде. Бу хакта уртак Русия-Сүрия күзәтү посты өчен җаваплы майор Дмитрий Сунцов хәбәр итә. Аның әйтүенчә, постта барлыгы 300 гә якын хәрби урнашачак.
Мәскәү һәм Әнкара арасындагы килешүләр нигезендә, хәрби полиция бүлекчәләрен Сүриянең төньяк-көнчыгышында Хасеке провинциясе белән чиктәш урыннарында урнаштыралар. Декабрь ахырында Русия хәрби хезмәткәрләре Айн-Исс шәһәрендәге постка килде, анда Сүрия гаскәрләре берничә тапкыр законсыз коралланган оешмалар һөҗүмнәренә дучар ителгән булган. Әмма пост уртак булгач, аларның активлыгы кимегән.
Чыганак: ria.ru/20210118/voennye-1593441186.html.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: