Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2021, 17:08

30000 сумнан артык пенсия алу өчен нишләргә?

“Сафмар” аналитика үзәге җитәкчесе Евгений Биезбардис “Прайм” агентлыгына биргән интервьюсында моның серләрен аңлатты.

2019 елга кадәр аена 25 мең сум күләмендә пенсия алган Русия пенсионерлары хәзер 30 мең сумнан артык акча алачак, дип белдерде «Сафмар» аналитика үзәге җитәкчесе Евгений Биезбардис «Прайм» агентлыгы хезмәткәрләре белән әңгәмәсендә.
Аның сүзләренә караганда, бу арту картлык буенча страховка пенсияләренең 6,3 процентка индексацияләнүе белән бәйле. Шулай итеп, эшләмәүче пенсионерларга түләнүче картлык буенча страховка пенсиясенең уртача күләме 17,5 мең сум тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтте Биезбардис.
Эксперт мондый пенсияләр сирәк очрый һәм алар, нигездә, рәсми хезмәт хакы күләменә бәйле, дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, пенсияне арттыру өчен төп шарт – кешенең эшләгәндә алган хезмәт хакы.
— Кеше рәсми рәвештә эшләп, аның алган «ак» хезмәт хакы күбрәк булган саен, пенсия коэффициенты да күбрәк исәпләнә. Димәк, аның пенсиясе дә югарырак булачак, — дип аңлатты эксперт. Шулай ук Биезбардис страховка пенсиясен пенсиягә чыгу вакытын кичектереп торып та арттырырга мөмкинлеген әйтте. Бу очракта аны премиаль коэффициентлар хисабына арттырырга була. Әгәр кеше пенсиягә тиешле вакытыннан 5 елга соңрак чыкса, аның пенсиясе 40 процентка артачак, әгәр инде пенсиягә чыгуын 10 елга кичектерсә, аның пенсиясе гадәттәгедән ике тапкыр артыграк булачак.
Моннан тыш, өстәмә коэффициентлар социаль әһәмияткә ия булган хезмәт өчен дә исәпләнәчәк. Аерым алганда, 80 яшьтән өлкән кешене, яки I төркем инвалидын, яки инвалид баланы караган өчен 1,8 коэффициент исәпләнә. Шундый ук коэффициент гаиләдәге беренче баланы 1,5 яшькә җиткәнче тәрбияләгән өчен ата-ананың берсенә каралган. Моннан тыш, коэффициент икенче бала өчен икеләтә артачак, ә өченче яки дүртенче бала карау өчен өч тапкыр күбрәк коэффициент исәпләнәчәк.
Моннан тыш, фиксацияләнгән премия күләме 80 яшькә җиткән пенсионерлар, I төркем инвалидлары, шулай ук Ерак Төньякта һәм Ерак Төньякка тиңләштерелгән районнарда яшәүчеләр өчен арттырылачак.
Русиянең Хезмәт министры Антон Котяков күптән түгел Президент Владимир Путин катнашлыгында узган социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 2021 елда пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнә, бу инфляция дәрәҗәсеннән югарырак. Акчаларының артуын
барлыгы 32 миллион кеше тоярга тиеш. Бу максатка 374 миллиард сум бүлеп бирелә.
Фото: 5-tv.ru
Читайте нас: