Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар 2021, 16:29

Ковид кимүгә бара, юллар яхшыра

Ковид декабрьнең соңгы унике көне белән чагыштырганда 15 процентка кимегән.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды.
– Кызганычка каршы, дөньяда бу чирне авызлыклап булмый, аның белән бәйле барлык тискәре нәтиҗәләрне дә булдырмый кала алмыйбыз. Әмма иң беренче чиратта безне, әлбәттә, Русия Федерациясендә вәзгыять кызыксындыра. Күрүебезчә, бераз кимү күзәтелә, әмма бу безне тынычландырырга тиеш түгел. Без аерым илләрдә, аерым алганда, Бөекбританиядә ниләр булганын күрәбез, борчылып күзәтәбез, бу мәсьәләләр буенча Европа партнерлары белән элемтәдә торабыз, – диде Владимир Путин һәм сүзне Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голиковага бирде.
– 2021 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Русиядә яңа коронавирус инфекциясенең 285 меңгә якын очрагы ачыкланган, бу декабрьнең соңгы унике көне белән чагыштырганда 15 процентка кимү дигән сүз. 2021 ел башыннан 274 меңгә якын кеше терелде.
Дөньяга килгәндә, коронавирус йогышының ачыкланган очраклары 5,5 процентка арткан. Яңа очракларның 50 проценты диярлек Америка төбәгендә, 38 проценты Европа төбәгенә туры килә,– диде Татьяна Голикова.
Утырышта санлы икътисад, инновацияләр буенча министр урынбасары Дмитрий Чернышенко кызыклы тәкъдим билән чыкты. Ул быел эксперимент буларак тест режимында еш кулланыла торган документларның цифрлы игезәкләрен булдырырга кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, кесә телефонында шәхес таныклыгы, машина йөртү таныклыгы, ПТС, яшәү урыны буенча теркәлү турында белешмә саклау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин юллар төзелеше турында сөйләде. Аның сүзләренчә, узган елда 915 чакрым федераль автомобиль юллары сафка бастырылган – бу соңгы елларда иң югары күрсәткечләрнең берсе. 7775 чакрым юл төзекләндерелгән.

Фото: beseder.ru
Читайте нас: