Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2021, 11:20

Күрше-тирә нихәлдә?

Удмуртиядә коронавируска каршы ничек көрәшкәннәр?

Удмуртия республикасы башлыгы Александр Бречалов РФ Президенты Владимир Путинга видеоконференция режимында төбәкнең социаль-икътисадый үсеше турында хәбәр итте.
Коронавирус инфекциясе тарату һәм авыруга каршы көрәш кысаларында күрелә торган чараларга аерым игътибар булды.
Александр Бречалов әйтүенчә, алар пандемия башлану белән РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Альбертович Мурашкога мөрәҗәгать иткәннәр һәм Удмуртиягә табиблар бригадасын җибәрүләрен сораганнар. Республикада ике атна буе Мәскәүдән 11 табиб эшләгән. Язгы-җәйге чорда дәвалау алымнарын анализлаганнар.
Удмуртия республикасы башлыгы табибларга, шулай ук удмурт табиблары белән даими элемтәдә булган, Мәскәүнең 52 нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Марья Лысенкога, гомумән, барлык медицина хезмәткәрләренә, бигрәк тә Ижевск дәүләт медицина академиясе студентларына һәм медицина көллияте студентларына, рәхмәт сүзләре әйтте.
Республикада өстәмә рәвештә 750 урын булдырылган, обсерваторлар эше яңартылган. Хәзерге вакытта 44 процент койка фонды буш, резерв бар.
4 ноябрьдән, хәтта федераль финанслауны да көтмичә, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы исемлегенә ярашлы рәвештә, амбулатор авырулар COVIDтан бушлай дарулар белән тәэмин ителә башланган. 4,5 меңнән артык авыру шулай дарулар алган.
Хәзерге вакытта актив рәвештә вакцинация үткәрелә, инде 900 дән артык кеше прививка ясаткан.
Чыганак: kremlin.ru.
Фото: pixabay.
Читайте нас: