Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2021, 13:45

Уфада кышкы Олимпия уеннары үтәрме?

Башкортстан хакимияте Уфада 2030 елгы кышкы Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза тапшырырга әзерләнә.

2030 елгы кышкы Олимпия уеннары Уфада да үтәргә мөмкин. Башкортстан җитәкчелеге Халыкара Олимпия комитетына бу хакта гариза тапшырырга җыена. Моны Башкортстан Башлыгының матбугат секретаре Диана Ихсанова да раслады.
– Мондый идея, чынлап та, бар. Әлегә заявка тапшыру мөмкинлеге тикшерелә. Ә гаризаларны кабул итү соңрак башланачак, – диде ул. Республиканың Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгында әлегә өстәмә комментарийлар бирмәделәр.
2030 елгы кышкы Олимпия уеннарын 2030 елның 8 – 24 февраль көннәрендә үткәрү планлаштырыла. Аны уздырачак илнең исеме Халыкара олимпия комитетының 2023 елда Мумбаи шәһәрендә үтәчәк 140нчы сессиясендә игълан ителергә тиеш. Әлегә моңа Испания, Польша, Норвегия, Украина, Чехия, Казахстан, Грузия, Япония, Канада һәм АКШ кебек дәүләтләр дәгъва итә.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләвенчә, мондый зур спорт проектларында катнашу илебезнең абруен халыкара аренада ныгыту һәм бәйләнешләрне көчәйтү өчен хезмәт итәчәк. Ләкин моның өчен Уфада зур әзерлек эшләре үткәрергә туры киләчәк.
Фото: https://ufa.rbc.ru
Читайте нас: