Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2021, 23:30

Ә син вакцина ясатырга әзерме?

Русия Президенты Владимир Путин халыкны коронавирустан күпләп вакциналаштыра башларга кушты. Ул “Спутник V” вакцинасын дөньяда иң яхшысы дип атады.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә ил халкын коронавирустан күпләп вакциналаштыра башларга кушты. Утырыш трансляциясен “Россия 24” телеканалы алып барды.
“Киләсе атнадан бөтен халыкны массакүләм вакциналаштыруга керешүегезне һәм бу эшнең тиешле графигын башка авырулар, мәсәлән, грипп буенча да төзүегезне сорыйм”, – диде дәүләт башлыгы.
Вице-премьер Татьяна Голикова, үз чиратында, 18 гыйнвардан, бу эшкә керешергә әзер булуларын белдерде. Ул прививка кампаниясенең детальләре турында 14 гыйнварда оператив штаб киңәшмәсендә төбәкләр белән фикер алышу узачагын да әйтте.
Вице-премьер сүзләренә караганда, хәзер Русиядә 1331 прививка ясау урыны эшли һәм бу сан артачак. Моннан тыш, гыйнвар ахырына кадәр әйләнешкә 2,1 миллион доза “Спутник V” вакцинасы кайтырга тиеш.
Киңәшмә барышында Владимир Путин “Спутник V”не дөньяда коронавирустан иң яхшы вакцина дип атады. Моннан тыш дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, вакцина үзенең хәвефсезлеген раслады.
“Вакцинаны дөньяда иң яхшысы дип уйлыйм. Бернинди башка препаратлар да мондый дәрәҗәдәге саклау һәм мондый дәрәҗәдәге хәвефсезлек күрсәтми. Бу безнең белгечләрнең, галимнәрнең һичшиксез уңышы”, – диде Президент.
Башкортстанга 14 мең вакцина кайтарылган, барлыгы 7500 кешегә прививка ясалган. Быел барлыгы 1 миллион вакцина кайтарылачак.

Фото: medikforum.ru
Читайте нас: