Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2021, 19:13

Русиядә коронавируска каршы яңа вакцина сынала

Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник лайт» вакцинасын сыный башларга рөхсәт бирде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник лайт» вакцинасын сыный башларга рөхсәт бирде.
Препаратны сынау эшләре бу елның 8 гыйнварында башланып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сынауларның беренче һәм икенче фазасы Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 150 ирекмән катнашлыгында үтәчәк.
Күптән түгел «Спутник V» вакцинасының җиңеләйтелгән варианты җитештерелә башлавы турында Русия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу вакцинаны бер генә тапкыр кадарга кирәк булачак һәм ул коронавируска каршы антитәнчекләрнең тизрәк пәйда булуына хезмәт итәчәк.
Коронавируска каршы дөньядагы беренче вакцина Русиядә, Гамалеи исемендәге үзәктә барлыкка китерелде. Русия тикшеренүчеләре фикеренчә, аның эффектлыгы 91,4 процент тәшкил итә. Шулай ук илебездә «Вектор» фәнни үзәге әзерләгән икенче вакцина да теркәлү үткән. Әле ул 18 – 60 һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ирекмәннәрдә сыналу үтә.
Ә коронавирус алны-ялны белми. Бүген Башкортстанда ул янә 165 кешене хастаханәгә озатты. Ике авыру вафат булды. Әлеге көндә коронавирустан хастаханәләрдә 652 кеше дәвалана. Рәсми мәгълүматлар буенча, пандемия башыннан республикада 157 авыру вафат булган.
Фото: https://news.mail.ru
Читайте нас: