Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар 2021, 21:55

Заманча җиһаз

Республика клиник онкология диспансерына ЛОР-операцияләр башкару өчен эндовидеоскопия комплексы урнаштырылган.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Онкологик авырулар белән көрәш" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник онкология диспансерына ЛОР-операцияләр башкару өчен эндовидеоскопия комплексы урнаштырылды.
Бу комплекс онкологиядә хирургик дәвалану мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтәчәк. "Эндохирургия комплексы ярдәмендә хирург операция ясаласы урынның өч тапкыр зурайтылган сурәтен күрә ала, сурәт эндоскопның видеокамерасы ярдәмендә мониторга трансляцияләнә, – ди медицина учреждениесенең баш табибы Адель Измайлов. – Хирургия инструменты табигый тишемнәр яки нокталы тишемнәр аша кертелергә мөмкин".
Нәиҗәдә, эндоскопик ЛОР-хирургиянең күпсанлы өстенлекләре тәэмин ителә: минималь операция җәрәхәте, операция урынын бик яхшы күзәтү; табибның тиз һәм төгәл эшләве өчен уңай шартлар; кан югалтуның аз булуы; җөйләр булмау яисә аларның азлыгы. Авыруларның реабилитация вакыты да сизелерлек азаячак.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
Читайте нас: