Новости
7 Января 2021, 12:22

Раштуа бәйрәме белән, керәшеннәр!

Русия Президенты Владимир Путин христианнарны Изге Раштуа бәйрәме белән котлады. Башкортстанда да ул киң билгеләнә. Аерым алганда, Бакалы районында яшәүче керәшен татарлары өчен бүген зур бәйрәм.

Раштуа төнендә Президент Владимир Путин Николай Чудотворец чиркәвендә гыйбадәт кылуда катнашты. Гыйбадәтханә Илмән күленең көнчыгышындагы Липно утравында Бөек Новгородтан сигез чакрым ераклыкта урнашкан.
Дәүләт башлыгының котлавында болай дип әйтелә:
«Бу могҗизалы бәйрәм дөньяны игелек һәм мәхәббәт уты белән яктырта, миллионлаган кешеләргә шатлык һәм өмет бүләк итә, аларны мәңгелек рухи кыйммәтләр турында уйландыра.
Рус Православ чиркәвенең, башка христиан конфессияләренең җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге, гаилә институтын ныгыту, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләренә армый-талмый игътибар бирүләре, милләтара һәм динара диалогны саклау турында ихлас кайгыртулары мөһим. Бу зур, күпкырлы эш тирән хөрмәткә лаек».
Владимир Путин чиркәүгә «Господь Вседержитель» иконасын бүләк итте. Соңыннан журналистларның сорауларына җавап бирде.
Әлеге бәйрәм Башкортстанда да киң билгеләнә. Аерым алганда, Бакалы районында яшәүче керәшен татарлары өчен бүген зур бәйрәм. Аларны Изге Раштуа көне белән тәбрикләп, гаиләләренә муллык һәм сәламәтлек телибез!
Фото: http://kremlin.ru
Читайте нас