Барлык яңалыклар
Новости
5 гыйнвар 2021, 13:48

Яңа елда пенсияләр артачакмы?

Эшләмәгән пенсионерларның пенсияләре 1 гыйнвардан арта. Ә эшләүчеләрнең акчалары кайчан һәм күпмегә күтәреләчәге турында – сайтта!

2021 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 6,3 процентка индексацияләнә. Арттыру нәтиҗәсендә Башкортстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 15715 сумга җитәчәк. 3 гыйнвардан күләме арткан пенсияләр 1 миллион 180 мең пенсионерга китерелә, дип хәбәр итте Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе Фоат Хантимеров.
Өстәмә суммасы элек алган пенсия күләменә бәйле. Гражданның стажы, хезмәт хакы, страховка взнослары, пенсия коэффициентлары саны югарырак булган саен, пенсия дә зуррак һәм, димәк, индексациядән соң, аңа өстәлгән сумма да күбрәк булачак.
Эшләүче пенсионерларга индексацияләр исәпкә алынган пенсия алар эштән азат ителгәннән соң түләнә. Аларның пенсияләрен хезмәт вакытында индексацияләү мәсьәләсе һаман ачык килеш кала. Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турында тәкъдимнәр әзерләү бурычын куйды. Ул агымдагы елның 1 февраленә үтәлергә тиеш.
Декабрь ахырында Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков белән очрашу барышында Путин эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү мәсьәләсенә әйләнеп кайту кирәклеге белән килешкән иде. Октябрь ахырында исә финанс министры Антон Силуанов индексацияләүгә каршы төште. Аның әйтүенчә, хезмәт хаклары соңгы елларда үсеп тора һәм эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү бик үк гадел булмас. Министр билгеләвенчә, игътибарны эшләмәүче пенсионерларга юнәлтү мөһимрәк.
Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү 2016 елның 1 гыйнварында туктатылган иде. Өметләр акланырмы – вакыт күрсәтер.
Фото: chto-proishodit.ru
Читайте нас: