Барлык яңалыклар
Новости
4 гыйнвар 2021, 18:54

Вакциналаштыру турында рәсми документ биреләчәк

Русия Президенты Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә коронавирустан вакциналаштыру узган гражданнарга махсус сертификатлар тапшыру мәсьәләсен хәл итәргә боерды. Хөкүмәт алдына куелган бурычлар исемлеге бүген Кремль сайтында дөнья күрде.

Документ буенча, коронавирус инфекциясенә каршы Русия вакциналары белән вакциналаштыру узган гражданнарга гражданнарга махсус сертификатлар биреләчәк. Бу сертификатлар халыкара хокукка ия булып, русиялеләргә чит илләргә чыкканда яки үзебезгә кайтканда, чикләрне тоткарлыксыз узарга ярдәм итәргә тиеш.
Әлеге мәсьәлә өчен җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнгән. Ул 2021 елның 20 гыйнварында Президент алдында бу мәсьәлә буенча хисап тотачак.
Русиядә коронавирустан вакциналаштыру эше 15 декабрьдә башланды. Мәскәүдә моңа 5 декабрьдә үк керешкәннәр иде. Бүгенгә 800 000нән артык гражданга прививка ясалды. Төбәкләргә 1,5 миллионнан артык доза вакцина җибәрелде. «Спутник V» вакцинасының эффективлыгы 91,4 процент тәшкил итә. Ул Гамалеи исемендәге үзәктә эшләнеп, коронавируска каршы дөньядагы беренче вакцина булып тора.
Фото: dosug.md
Читайте нас: