Барлык яңалыклар
Новости
31 декабрь 2020, 16:20

Путин мөселман дәүләтләре башлыкларын Яңа ел белән котлады

Путин беренче нәүбәттә Әзербайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка дәүләт башлыкларын котлады.


Русия Президенты Владимир Путин чит ил дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыкларын Яңа ел белән котлады.
Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев исеменә котлавында билгеләп үтелгәнчә, мондый катлаулы елда да яклар Русия белән Әзербайҗан арасындагы стратегик партнерлыкның ныклыгына инана алдылар. Моннан тыш, Мәскәү һәм Бакуның уртак тырышлыгы белән алга таба да барлык юнәлешләрдә дә ике як өчен дә файдалы элемтәләрне үстерер дигән өмет белдерелде.
Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаевка котлау хатында Владимир Путин стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек рухында Русия-Казахстан мөнәсәбәтләренең уңышлы үсешен билгеләп үтте. Русия дәүләте башлыгы ассызыклаганча, илләр арасында сәяси диалог барлык дәрәҗәләрдә дә актив бара, сәүдә-икътисади, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек яхшы нәтиҗә бирә.
Яңа ел белән котлауда Кыргызстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Талант Мамытов адресына Русия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре һәм стратегик партнерлыкның югары дәрәҗәдә булуына басым ясалды. Владимир Путин ассызыклаганча, Русия һәм Кыргызстан Евразия интеграцион процесслары кысаларында конструктив хезмәттәшлек итә, региональ һәм Халыкара хәвефсезлек янауларына каршы көрәштә көчләрне берләштерә, шул исәптән – коронавирус инфекциясе пандемиясе. Русия Президенты киләсе елда да ике ил арасында күп планлы хезмәттәшлек Русия һәм Кыргызстан халыклары файдасына үсәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Шундый ук эчтәлекле хатлар Таҗикстан һәм Үзбәкстан башлыкларына да җибәрелде.

Фото: ruposters.ru
Читайте нас: