Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2020, 13:35

Профсоюзлар ни уйлый?

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләсе күтәрелде.

Владимир Путин Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән эшлекле очрашу уздырды.
Президент һәм профсоюзлар лидеры хезмәт базарындагы вәзгыять турында фикер алышты. Яшәү минимумын исәпләү һәм хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен исәпләү, шулай ук эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Михаил Шмаков әйтүенчә, Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) билгеләү методикасын һәм, дөресен әйткәндә, яшәү минимумын үзгәртү кирәк. "Бүген аны исәпләү методикасы кешенең реаль чыгымнарына нигезләнгән, һәм ул камил түгел", ­­– диде.
В. Путин бу сорауның барлык хезмәткәрләргә дә диярлек кагылуын билгеләде, яңа Конституция буенча МРОТның яшәү минимумыннан ким була алмавын ассызыклады. Һәм Профсоюзлар федерациясе рәисе күтәргән проблеманың экспертлар һәм җәмәгатьчелек дәрәҗәсендә бик җентекләп фикер алышуны таләп итүен билгеләде.
Яңартылган Конституция гамәлгә кергәннән соң инде күптән күтәрелгән тагын бер сорау көнүзәгенә басты. Бу – эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләсе. Михаил Шмаков әйтүенчә, профсоюзлар баштан ук бу карарны (2016 ел) бик үк дөрес дип санамаган. Индексацияләү өзелүе моңа кадәр эшләп йөргән күп кенә пенсионерларның эштән туктатавына китергән.
Президент, бу сорауларны ныклап тикшерергә, өйрәнергә кирәк булачак, дип билгеләде.
Читайте нас: