Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2020, 13:40

Сораулар күп

Коронавирус каян килеп чыкты соң? Ул ясалма вирус түгелме?

Русия Президентының еллык матбугат конференциясендә сораулар күп яңгырады. «Известия» мультимедияле мәгълүмат үзәге һәм РЕН ТВ телеканалыннан П. Марченко коронавируска каршы вакцина өчен, беренче чиратта галимнәргә, рәхмәт белдерде. Ләкин бәхәсләрнең күплеген, АКШның – Кытайны, Кытайның АКШны гаепләвен мисалга китерде. Ягъни коронавирус инфекциясенең ясалма булу-булмавы турындагы сорауга җавап табылмаган әле. «Бу җәһәттән Русиягә нәрсә билгеле?» – дип кызыксынды ул. Һәм бу уңайдан Президенты махсус хезмәтләргә, шул исәптән разведкага, вирусның килеп чыгышын ачыкларга боерык төшерелде микән, дип белеште.
В. Путин бу сорауга җавап биреп, коронавирусның килеп чыгышына карата имеш-мимешләрнең күп булуын әйтте, бөтен илгә һәм бөтен дөньяга бу турыда сөйләргә теләмәвен билгеләде. Өстәвенә, гаепләүләр өчен бернинди дәлилләр дә юк, диде. Һәм әлеге вакытта гаеплеләрне эзләүдән бигрәк, «бу проблема белән көрәшү өчен көчләрне берләштерергә кирәк, менә бу безнең хезмәттәшлекнең дөрес юнәлеше булачак», – дип ассызыклады. Шулай ук махсус хезмәтләргә биремнәрнең, әлбәттә, бирелүен, әмма әлеге конференциядә бу хакта фикер алышуның урынсыз булуын әйтте.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: