Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2020, 01:26

Баткан 16 кешенең гәүдәсен табу мөмкин түгел

Бүген иртән Баренц диңгезендә бозлану һәм шторм аркасында “Онега” траулеры батты..#ВладимирПутин

Анда бары тик ике генә кеше котылып кала алган. Ростов өлкәсеннән килгән 30 яшьлек Руслан Катюхин исән калган ике кешенең берсе. Аның белән бергә капитанның икенче ярдәмчесе Владислав Буторинны да коткарганнар. Исән калганнар аңлатуына караганда, алар гидрокостюмнарда булганга котыла алган. Башта алар өчәү була, әмма тиздән алар белән булган матрос Юрий Шевцов батып үлә. Алар команданың күп кенә әгъзалары коткару җиһазларын алырга өлгермәгән дип фаразлый һәм кемнеңдер исән калуына шикләнә. Диңгезчеләрне “Войково” судносы коткара. Экспертлар хәбәрсез югалган 16 экипаж әгъзасын коткару ихтималлыгы бик аз дип бәяли: хәтта коткару шлюпкасында да һава температурасы минус 20 градус булганда шторм кичерү бик авыр булыр иде.
“Бу шартларда һәлак булганнарның гәүдәсе бозланып ката, аларны дулкын да ачык диңгезгә алып китә ала. Аларны табып булуы шикле”, – дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.
Русия Президенты Владимир Путин һәлак булган морякларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

Фото: yoldash.ru
Читайте нас: