Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2020, 12:30

Транспорт яңарамы?

Алан Марзаев Башкортстанның транспортны яңарту буенча федераль программага ни өчен эләкмәвен аңлатты.

2020 елда Русиядә “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында шәһәр җәмәгать транспортын – автобусларны, троллейбусларны һәм трамвайларны – яңарту башланды. 2020–2024 елларга исәпләнгән программага федераль бюджеттан 20 млрд. сум (елына 4 млрд. сум) бүленәчәк. Яңа һәм экологик чиста транспорт лизинг шартларында сатып алынырга тиеш, барлык чыгымнарның 60% ын федераль бюджет түли, ә 40 процентын муниципаль яки коммерцияле ташучылар, җирле бюджетлар субсидияли ала.
Башкортстан әлегә бу программада катнаша алмый. Ник дигәндә, Уфаның транспорт системасы конкурс сайлавы таләпләренә җавап бирми. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев белдерде. “Конкурс шартларының берсе – барлык маршрутларны көйләнә торган тарифка күчерү, ә бездә мондый маршрутлар 50 процент кына тәшкил итә, һәм без конкурста түбән балл алабыз, – дип аңлата Алан Марзаев. – Икенче критерий – газ автозаправкалары саны. Уфада алар 8дән дә ким булмаска тиеш, ә гариза бирү вакытына алар нибары 3әү иде. Шулай ук трамвай челтәре үсеше бәяләнә. Уфада ул ике изоляцияләнгән системага бүленгән, бу тагын балларны төшерә”.
Алан Марзаев шул ук вакытта республикада күчмә состав паркын яңарту буенча программа эшләвен һәм аның нәтиҗәле булуын әйтте. Транспорт министрлыгы башлыгы мәгълүматлары буенча, Башкортстанның транспорт реформасы башланганнан бирле барлыгы 3 миллиард сумлык 723 автобус сатып алынган. Ләкин киләчәктә Башкортстан, конкурс буенча сайлап алу күрсәткечләрен яхшыртып, федераль проектка да гариза бирергә җыена.
Чыганак: Башинформ.
Фото: transport.bashkortostan.ru.
Читайте нас: