Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2020, 01:04

Путин ковидка каршы прививка ясатачакмы?

Киләсе елның беренче айларында өлкән яшьтәге русиялеләргә прививка ясый башлаячаклар.#ВладимирПутин

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакцинацияләү өчен безнең илдә җитештерелгән “Спутник V” препаратын куллануны хуплый. Бу хакта Русиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.
Аның сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакцина хәвефсезлеге экспертиза барышында расланган. “Хәзер "Спутник” V” вакцинасы 18 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк кешеләрдә куллану өчен рөхсәт ителә”, — диде ул.
Коронавируска каршы “Спутник V” вакцинасы сынаулары бу категория гражданнар өчен 24 декабрьдә төгәлләнде. Ул чакта Гамалеяның эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры Александр Гинцбург хәбәр иткәнчә, алынган нәтиҗәләр башка яшь төркемнәрендә клиник сынауларның беренче-өченче фазаларында алынган күрсәткечләрдән дә ким түгел.
21 декабрьдә Александр Гинцбург өлкән яшьтәге русиялеләргә киләсе елның беренче айларында прививка ясый башлаячаклар, дип белдерде.
Русия Президенты Владимир Путин элегрәк вакцинаның яшь буенча чикләүләре сәбәпле, прививка ясатмавын хәбәр иткән иде. Ул “Спутник V” ясатырга әзер булуын хәбәр итте.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: