Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2020, 11:55

Ел йомгаклары

Хөкүмәт әгъзалары белән традицион Яңа ел алды очрашуында В. Путин: "Алдагы елларда чын ыргылыш ясарга кирәк булачак", – дип белдерде.

РФ Президенты В. В. Путин видеоконференция режимында РФ Хөкүмәте әгъзалары белән традицион Яңа ел алды очрашуын уздырды. Анда ул РФ Хөкүмәтенең бу елны тулаем алганда лаеклы узуын билгеләде. “Кыска вакыт эчендә системалы, бердәм эш оештырылды. Хәтта иң авыр моментларда да каушау булмады”, – диде, эшнең күп булуын, авырлыкларның берләштерергә сәләтле булуын әйтте. Кайбер җитешсезлекләр дә булуын, ләкин алар буенча кирәкле нәтиҗәләр ясалуын ассызыклады. Һәм РФ Хөкүмәте әгъзаларына хезмәтләре рәхмәт белдерде.
Киләчәктәге эш планнарына килгәндә, В. В. Путин кризиска каршы гамәлләрдән һәм чаралардан мөмкин кадәр тизрәк стратегик көн тәртибенә күчәргә кирәклеген билгеләп: “Алдагы елларда безгә тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк, чын ыргылыш ясарга кирәк булачак”, – диде. Зур бурычларның һәрвакыт илһамландыруына, аларның яңа алымнар һәм карарлар таләп итүенә һәм гомумдәүләт максатларга ирешү өчен бар шартларның да барлыгына игътибар юнәлтте.
Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/64743
Читайте нас: