Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2020, 12:40

Табибка робот яза

Светлана исемле робот ике атна эчендә 500 мең шалтырату кабул иткән һәм 130 мең кешене табибка яздырган.

Дәүләт Советы һәм Президент каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлар буенча советның уртак утырышы узды. Ул РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә һәм видеоконференция режимында үтте.
Утырышта көнүзәк проблемаларга, шул исәптән, илдәге санлаштыру процессларына күп игътибар бирелде. Мисалга, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Юрьевич Воробьёв, комментарийларга сүз бирелгәч, түбәндәгеләрне сөйләде. Эчке эшләр министрлыгы, Росреестр, Пенсия фонды һәм җәмәгать судьяларының бердәм платформасын булдыру эше уңышлы бара икән, ул алдагы елга төгәлләнергә тиеш. Ул сафка керсә, әйтик, баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә яздыруны дистанцион рәвештә эшләргә мөмкин булачак.
Андрей Воробьёв дәүләт хезмәтләре порталы турында да әйтеп китте. Һәр ай саен бу порталга 25 миллион кеше керә. Табибка язылу аеруча популяр. Һәм бу эшне ясалма интеллект башкара башлаган. Мәскәү өлкәсе бу хезмәттә "пилот" булган. "122" хезмәтенең "Тавыш ярдәмчесе" ("Голосовой помощник") гражданнарны табибка яздыра. Светлана исемле робот ике атна эчендә 500 мең шалтырату кабул иткән, һәм 130 мең кеше, ОМС полисы номерын атап, табибка языла алган.
Мәскәү өлкәсе губернаторы В. Путинга мөрәҗәгать итеп, теге яки бу белешмәне раслау электрон рәвештә дә мөмкин булу турында йөкләмә бирүен үтенде. Әлегә законнарда кәгазь раслауның мәҗбүри булуы язылган. Моннан тыш төзелеш өлкәсенә электрон документлар әйләнеше кертүнең мөһимлеге турында әйтелде.
Читайте нас: