Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2020, 09:41

Радий ХӘБИРОВ – Русиянең Дәүләт советында!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең яңартылган Дәүләт советына керде. Оешманың составы турындагы Указга Президент Владимир Путин кичә кул куйды. Документ хокукый информациянең рәсми порталында дөнья күрде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең яңартылган Дәүләт советына керде. Оешманың составы турындагы Указга Президент Владимир Путин кичә кул куйды. Документ хокукый информациянең рәсми порталында дөнья күрде.
Әлеге киңәшмә органына барлыгы 104 кеше кергән, аның рәисе – Президент үзе. Ил башлыгы шулай ук Дәүләт советы Президиумын да раслады, быел Башкортстан җитәкчесе аның состаына кермәде.
Төбәк башлыкларыннан тыш, Дәүләт Советына Русия Премьер-министры Михаил Мишустин, Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин, Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко, шулай ук Президент хакимияте башлыгы Антон Вайно, аның беренче урынбасары Сергей Кириенко, Владимир Путинның ярдәмчесе Игорь Левитин, дәүләт җитәкчесенең федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре керде. Моннан тыш, Дәүләт советында «Гадел Россия» партиясеннән Сергей Мироновка, ЛДПРдан Владимир Жириновскийга, КПРФтан Геннадий Зюгановка һәм “Бердәм Русия”дән Сергей Неверовка да урын табылган. Яңартылган составка шулай ук Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм Русия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге президенты Александр Шохин керде.
Дәүләт советының секретаре итеп Владимир Путин үзенең ярдәмчесе Игорь Левитинны билгеләде. Левитин шулай ук илнең 27 төбәгенең губернаторлары белән бергә Дәүләт советы Президиумы составына да керде.
Владимир Путин Дәүләт советы турындагы законга 8 декабрьдә кул куйды. Закон Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча 1 июльдә узган бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәләре нигезендә әзерләнгән иде. Оешма әгъзалары бюджет параметрларын эшләүдә, Русия субъектлары башлыкларының эш нәтиҗәләре критерийларын билгеләүдә катнашачаклар һәм теге яки бу законнарны кабул итү кирәклеген күрсәтәчәкләр.
Закон нигезендә, әлеге орган дәүләт башлыгы тарафыннан, хакимият органнарының килешеп эшләвен тәэмин итү һәм илнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләү максатында төзелә.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: