Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2020, 00:10

Путинны олимпиадага барудан мәхрүм итмәкчеләр

Халыкара спорт Арбитраж суды (CAS) Русия Президенты Владимир Путинга дөнья чемпионатларын һәм Олимпия уеннарына баруны тыйды.#ВладимирПутин

Тыю РФ Министрлар Кабинетына, шул исәптән премьер-министр, вице-премьерларга, федераль министрларга һәм аларның урынбасарларына, Дәүләт думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларына, дәүләт оешмалары җитәкчеләренә, Президент хакимиятенең барлык җитәкче звеносы урынбасарларына һәм Тикшерү комитеты җитәкчелегенә кагыла.
Исемлектән берәрсен чемпионат узачак ил Президенты яки премьер-министры шәхсән чакырса, санкцияләр булуга карамастан, барырга мөмкин. Тыю Халыкара Олимпия яки Паралимпия комитетлары әгъзалары булган түрәләргә карата гамәлдә түгел.
Мәскәү Русия Президенты Владимир Путинга карата спорт Арбитраж судының Олимпия уеннарына баруны тыюга дәгъва белдерәчәк. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Владимир Джабаров хәбәр итте.
Джабаров CAS карарын башбаштаклык дип атады. “Бу бөтенләй әдәпсезлек. Без моны игътибардан һәм җавапсыз калдырмаячакбыз”, – дип өстәде сенатор.
Санкцияләр 2022 елга кадәр дәвам итәчәк.

Фото: amp.politeka.net
Читайте нас: