Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2020, 12:50

Гавриил гаделлек даулый

Русия Президентының еллык матбугат конференциясенә 5нче сыйныф укучысы Гавриил Лозовой сорау юллаган. Ул гаделлекне торгызуны таләп итә.#ВладимирПутин

Гавриил Лозовойның 8нче сыйныфта укыган Пётр абыйсы инде өченче ай дистанцион рәвештә шөгыльләнә икән, ә ул, 5 нче сыйныф укучысы, көн саен мәктәпкә йөрергә мәҗбүр. Гавриил, ни өчен болай соң, дип кызыксына һәм: «Зинһар, мин дә дистанцион укырлык итеп эшләгез я минем абыем да мәктәпкә барсын, юкса дөрес түгел», – ди.
Владимир Владимирович, бу сорауга җавап биреп, дистанцион укуның, кызганычка каршы, мәҗбүри чара икәнлеген әйтте. Гәрчә, чыннан да гаделсез була, дип Гавриил Лозовой белән тулысынча килешүен белдерде. Әмма пандемия шартларында без барыбыз да докторларны, табибларны тыңларга мәҗбүрбез, диде. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар, аеруча кече яшьтәге балалар, коронавирус инфекциясе белән азрак һәм җиңелрәк авырыйлар, аларда бу авыру сизелмичә диярлек уза. Шуңа күрә, әгәр алар барысы бергә сыйныф бүлмәсендә җыелсалар, бернинди куркыныч та юк.
***
Билгеле булуынча, кайбер төбәкләрдә югары сыйныф укучылары һаман дистанцион укуын дәвам итә. Югары уку йортлары студентлары да белемне шул рәвешле ала.
Дәүләт башлыгы шулай ук, башка сорауларга җавап биреп, дистанцион формат студент, укучы һәм укытучы арасындагы турыдан-туры шәхси элемтәне алыштыра алмый, диде. «Шуңа да карамастан, мәктәптә дә, югары мәктәптә дә онлайн-белем системасын куллану, әлбәттә, үсәчәк», – диде. Онлайн-белем бирүнең үз өстенлекләре дә бар. Мәсәлән, алдынгы белгечләрнең лекцияләрен тыңлау мөмкинлеге туа.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: