Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2020, 13:12

Биш мең сумны ничек алырга?

Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы белән 8 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә Яңа ел алдыннан өстәмә 5000 сум акча түләнәчәк. Бу эш белән Русия Пенсия фонды шөгыльләнә. Акчаны алу шартлары һәм кайбер нечкәлекләре турында сайттан укыгыз!

Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы белән 8 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә Яңа ел алдыннан өстәмә 5000 сум акча түләнәчәк. Бу эш белән Русия Пенсия фонды шөгыльләнә.
Фондның Башкортстан бүлекчәсе Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 5000 сум күләмендәге акчалата ярдәм 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә бирелә. Ярдәм һәр бала башыннан исәпләнә. Мәсәлән, гаиләгездә 8 яше тулмаган ике бала үсә икән – сез 10000 сум акча алачаксыз. Моның өчен махсус гариза язып тору да кирәкми – Пенсия фонды хезмәткәрләре үзләренә кирәкле мәгълүматны Президентның язгы һәм җәйге өстәмә түләүләр Указларына ярашлы теркәлгән документлардан алачак. Биш мең сум акча гаиләләргә декабрь ахырына кадәр барып җитәргә тиеш. Ягъни ул ил җитәкчесенең үзенчәлекле Яңа ел бүләге булачак.
Шулай да биредә бер “әднәке”се бар. Әгәр балагыз 2020 елның 1 июленнән соң туган икән, сезгә Пенсия фондының урындагы бүлекчәсенә гариза язарга барыбер туры киләчәк. Анда ата-анага тиешле акчаны күчерү өчен үзләренең банк исәбе реквизитларын күрсәтергә кирәк булачак. Гаризаны тапшыру өчен 3 ай – 2021 елның 1 апреленә кадәр вакыт бирелә. Шулай ук банк исәпләре ябылган ата-аналарга да, яңа реквизитларны күрсәтеп гариза тапшырырга туры киләчәк.
Гаризаларны “Госуслуги” порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә тапшырырга мөмкин. Русия Пенсия фонды сайтында әлеге түләү буенча иң таралган сорауларга җаваплар да урнаштырылган.
Фото: aoczn.ru
Читайте нас: