Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2020, 00:34

Путинга бер шалтырату җитә

Күмертаудан Илгизә Туктарова Президентка ноябрь һәм декабрь айларында тугыз айлык баласына акча түләнмәүдән зарланды

Русия Президенты Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган традицион пресс-конференциясе узды. Русия халкыннан бирелгән сораулар арасында башкортстанлылардан да бу бәхеткә ирешүчеләр булды. Республиканың колл-үзәгеннән Илгизә Туктарова сорау бирде. Ул Президентка ноябрь һәм декабрь айларында тугыз айлык баласына акча түләмәүдән зарланды һәм 2021 елда мондый түләүләр булырмы икән, дип кызыксынды.
Президент җавап итеп, әгәр ул ноябрь һәм декабрь айларында акча алмаса, димәк, гамәлдәге ярдәм системасында өзеклек туган, дип белдерде. Владимир Путин бу мәсьәләне хәл итү өчен хатын-кызлар арасында элемтәләр урнаштыруны сорады.
“Эшләп килүче система эшен җайга салырга, ә аннары яңа түләүләр турында уйларга кирәк”, – дип ассызыклады Русия Президенты.
!Башкортстанда – нәтиҗәле, яшь, шактый актив җитәкче, минемчә, ул безне ишетәдер, өзеклекләр булырга мөмкин, аның нинди торак пункт икәнлеген белергә кирәк”, – дип билгеләп үтте Путин. Матбугат конференциясе барышында дәүләт башлыгына Илгизә Туктарованың Күмертауда яшәвен җиткерделәр.
Озак та узмый, Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән Күмертау кызына акча түләү белән бәйле проблема хәл ителгән.

Фото: chr.aif.ru
Читайте нас: