Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2020, 13:30

Европа һәм Русия мөселманнарының аермасы нәрсәдә?

“Russia today” каналыннан Игорь Жданов Русия Президентына: “Сүз иреге белән дин тотучыларны кимсетү арасындагы чик кайдан уза? Һәм Русиядә Европа сценарие килеп чыкмасын өчен нишләргә?” – дигән сорау юллады.#ВладимирПутин

“Russia today” каналыннан Игорь Жданов Русия Президентына: “Сүз иреге белән дин тотучыларны кимсетү арасындагы чик кайдан уза? Һәм Русиядә Европа сценарие килеп чыкмасын өчен нишләргә?” – дигән сорау юллады. Һәм ул Русиянең һәрвакыт һәрнинди террорчылык актларын (аерым алганда, Европада быел Мөхәммәт галәйһиссәләмгә карикатура бастыруга реакция буларак килеп чыккан вакыйгаларны) гаепләвен, шул ук вакытта Русиянең бу карикатураларны бастыруны хупламавын мисалга китерде.
Владимир Путин бу сорауга җавап биреп: “Башка кешенең иреге башланган җирдә синең ирегең тәмамлана”, – дип җавап бирде. “Акылсыз эш итеп, дин тотучыларның хокукларын, аларның хис-тойгыларын рәнҗетүчеләр һәрвакыт моның ниндидер җавап реакциясе китереп чыгарачагын истә тотарга тиеш, –диде. – Икенче яктан, җавап реакциясе агрессив булырга тиеш түгел. Бөтен дөнья диннәрендә, шул исәптән христианнарда да, исламда да агрессиягә чакыру юк”.
Президент фикеренчә, Русия баштан ук күпконфессияле дәүләт буларак оешты. Һәм бездә төрле дин һәм этнослар вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең билгеле бер культурасы бар. Бу – безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән гаять мөһим мирас. Дөрес, тарихта бик күп фаҗигале, авыр, кара битләр булган. Һәр халыкта хыянәтчеләр дә, геройлар да бар. Ләкин репрессияләр аерым бер дин тотучыларга түгел, барлык руханиларга кагылган.
Бездә, шөкер, теге яки бу конфессия вәкилләренә карата мыскыллы һөҗүмнәргә юл куелмый. Һәм Президент мондый хәл беркайчан да булмас, дип ышануын әйтте. Аның фикеренчә, кайбер Европа илләрендә, ислам дине вәкилләре җирле халыктан якынча 10 процент тәшкил итә, алар – кагыйдә буларак, икенче, өченче буын эмигрантлар яки эмигрантлар. Ә бездә төрле конфессия вәкилләре үз илләрендә яши, аларның башка ватаннары юк. Бу Русия һәм Европа диниләре арасындагы бик мөһим аерма. Шуңа күрә анда мультикультурализм проекты җимерелүгә дучар булды. Ә бездә ул үзеннән-үзе гасырлар буена оешкан, һәм бу безгә бик кадерле.
Читайте нас: