Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2020, 11:48

Америка Кушма Штатлары белән аралар җылынырмы?

Русия Президенты Владимир Путин Джозеф Байденга Америка Кушма Штатлары Президенты сайлауларында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

Русия Президенты Владимир Путин Джозеф Байденга Америка Кушма Штатлары Президенты сайлауларында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Владимир Путин әлеге телеграммада Джозеф Байденга яңа вазыйфада уңышлар теләде. Дөньядагы глобаль иминлек һәм тотрыклылык өчен уртак җаваплылык тотучы Русия белән АКШ, ике арадагы аңлашылмаучанлыкларга карамастан, алдыбыда торган күп кенә проблемаларны һәм сынауларны бергә хәл итә ала, дип ышаныч белдерде.
Русия Президенты билгеләп үтүенчә, тигез хокуклылык һәм үзара хөрмәт принципларына нигезләнгән Русия–Америка хезмәттәшлеге ике ил һәм бөтен Җир шары халыкларының мәнфәгатьләренә җавап бирер иде.
“Үз ягыбыздан без Сезнең белән багланышларга һәм аралашуларга һәм аралашуларга һәрвакыт әзер”, – дип ассызыклады Русия җитәкчесе.
Хәтерегезгә төшерәбез: Джозеф Байден сайлауларда АКШның әлеге Президенты Дональд Трампны җиңде. Соңгы елларда Русия һәм Америка Кушма штатлары арасындагы мөнәсәбәтләр бермә-бер начарайган иде. Мәсәлән, АКШ якын арада Русиянең Владивосток һәм Екатеринбург калаларындагы консуллыкларын ябарга җыена. Хәер, киләчәктә үзара мөнәсәбәтләр ничек буласын вакыт күрсәтер.
Фото: https://interesnyefakty.org
Читайте нас: