Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2020, 01:37

Волонтерлар пандемиягә каршы көрәшә

Башкортстанда 2400дән артык волонтер-медик эшли.#ВладимирПутин

“Бердәм Русия” партиясенең социаль онлайн-форумы узды. Видеоконференция режимында узган бу чарада Русия Президенты Владимир Путин да катнашты.
Видеоконференциядә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае депутаты, “Бердәм Русия” волонтерлык үзәге активисты Яков Кугубаев та катнашты һәм чыгыш ясады.
“Сезне кояшлы Башкортстан сәламли! Республикада “Безнең кайгырту” дип исемләнгән бердәм волонтерлык үзәге март аеннан эшли башлады. Без табибларга ярдәм итә башладык. Су, чәй җыелмалары, башкорт балы алып килдек, шәхси саклану чаралары белән булыштык.
Хәзер безнең төбәк буенча 2400дән артык волонтер-медик, аларның 80е минем хезмәттәшләрем – депутатлар. Ярдәм итәргә теләүчеләрнең күбесенең медицина белеме юк, әмма бер-беребезгә ярдәм итү көчле –менталитет шундый. Төрлечә булышабыз: кайдадыр шалтыратырга, даруларны илтеп бирергә, медицина квалификациясе таләп ителми торган ярдәм күрсәтергә кирәк.
Узган атнада үзем “кызыл зона” медикларына 4 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш алып кайттым. Моның өчен Хәбибрахманов һәм Корманов фермер хуҗалыкларына рәхмәт.
Шулай ук такси акциясен хуплаган волонтерларыбызга да рәхмәт әйтәсем килә. Бездә алар 100дән артык. Алар, безнең партия автобусы кебек үк, шундый ук ковид-госпитальләрдә эшләүче табибларны ташып торалар. Соңгы ике атнада без өйдән алып эшкә кадәр 10 меңгә якын пассажир ташыдык. “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге ярдәме белән барлык “атсыз” табиблар да ковид-госпитальдәге эш урыннарына вакытында илтеп җиткерелә”, – диде Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае депутаты, “Бердәм Русия” волонтерлык үзәге активисты Яков Кугубаев.

Фото: tugan-yak.rbsmi.ru
Читайте нас: