Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2020, 12:25

Очкычлар иҗат итүче

Андрей Николаевич Туполев – металл самолётлар төзелешенә нигез салган кеше ул.

Ике елдан "Туполев" конструкторлык бюросына нигез салуга 100 ел тулачак. РФ Президенты В.В. Путин “Туполев” акционерлык җәмгыятенең конструкторлык бюросына 100 ел тулуны бәйрәм итү турында» Указга кул куйды.
2022 елда "Туполев" акционерлык җәмгыятенең конструкторлык бюросына нигез салуның 100 еллыгы булачак. Указда бәйрәм чараларына әзерлекне башлау өчен Русия Федерациясе хөкүмәтенә 6 ай эчендә оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга, төп чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итәргә кушыла.
***
Андрей Николаевич Туполев (1888–1972) – совет галиме һәм авиаконструкторы, генерал-полковник-инженер, техник фәннәр докторы, академик, Хезмәт герое. Аның җитәкчелегендә 100 дән артык самолет типлары проектланган, шуларның 70 сериясе төзелгән. Аның очкычларында 78 дөнья рекорды куелган. Агач конструкцияләр хакимлек иткән чорда Русиядә металл самолётлар төзелешенә нигез салучы һәм шуның белән дөньякүләм очкычлар төзү үсешенең перспектив юнәлешен булдыручы. Ту-104 пассажир самолётын,Ту-4 стратегик бомбардировщигын иҗат итүче.
Читайте нас: