Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2020, 12:10

Степанакерт шартлаткычлардан тазартыла. Тик тынычлык озаккамы?

Русиянең тынычлык урнаштыручы гаскәрләре Таулы Карабах башкаласы Таулы Карабах башкаласы Степанакертта көн эчендә 12 гектардан артык мәйданны шартлаткычлардан тазарттылар. Тик… биредә әрмәннәр һәм әзербайҗаннар арасында бәрелешләр кабаттан башланды. Тулырак – сайтта!

Русия хәрбиләре Таулы Карабах башкаласы Степанакерт шәһәрендә тәүлек эчендә 12 гектардан артык территорияне шартлаткычлардан тазартты, дип хәбәр итә илнең Оборона министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы.
«Русия тынычлык урнаштыручылары «Степанакерт» аэропорты, шәхси йортлар, йорт яны участоклары, шулай ук электр тапшыру линияләренең терәкләре тирәсендә инженерлык разведкасы һәм миналардан тазарту эшләре үткәрделәр», — дип хәбәр итә агентлык. Хәрби хезмәткәрләр 130 бинаны тикшергән, 170тән артык шартлаткыч әйберне табып юк иткән.
Русия хәрбиләре Таулы Карабахта барлыгы 150 гектардан артык мәйданны һәм 32 чакрымга якын юлны миналардан тазарткан, бу эш барышында 4,7 меңнән артык шартлаткыч әйбер табылган һәм зарарсызландырылган.
Русия тынычлык урнаштыручылары ноябрь башында Русия, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан җитәкчеләре Владимир Путин, Илһам Алиев һәм Николай Пашинян кул куйган солых турында килешү нигезендә Таулы Карабах территориясендә урнаштылар.
Биш ел вакытка бу төбәккә Русиядән 1960 тынычлык урнаштыручы һәм 552 техника берәмлеге җибәрергә тиеш. Тынычлык урнаштыру контингенты биредә ноябрь ахырында ук тулысынча җәелдерелде. Русия хәрбиләре Әрмәнстан һәм Әзербайҗан чигендә утны туктату режимын үтәүне контрольдә тота. Шуңа карамастан, Оборона министрлыгы Таулы Карабахның көньяк районнарында әрмәннәр һәм әзербайҗаннар арасындагы кораллы бәрелешләрнең кичәле-бүгенле кабаттан башлануы турында хәбәр итә.
Фото: https://pbs.twimg.com/media
Читайте нас: