Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2020, 01:22

Навальный төрек пилмәне ашап агуланганмы?

Кеше хокуклары көне уңаеннан узган видеоконференциядә журналист Николай Сванидзе Владимир Путинга Алексей Навальный эше буенча шулай дип сорау бирде.#ВладимирПутин

10 декабрь Кеше хокуклары көнендә Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча Совет утырышын уздырды. Анда күренекле журналист Николай Сванидзе да катнашты һәм Алексей Навальный эше буенча шулай дип сорау бирде:
– Биредә аның исеменең ничек булуы мөһим түгел, ул – Русия Федерациясе гражданины, җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, оппозиция лидерларының берсе, ул бераз гына үлми калган һәм грипптан гына түгел, күрәсең. Әгәр бу эш буенча тикшерү уздырсак, ул чакта сорауларга җавап табарга мөмкин булыр иде. Агуланганмы ул? Кем агуланган: Индира Ганди мәрхүмәме яки үзен үзе агулаганмы? Төрек пилмәннәре, яки начар помидор ашаганмы? Аның белән нәрсә булды?
Алексей Навальный эше буенча җинаять тикшерүе булмау безнең илнең абруен төшерүгә генә түгел, гражданнарның дәүләт тарафыннан яклау хокукын да киметә.
– Без җинаять эше кысаларында моны эшли алмыйбыз, – диде Владимир Путин. – Чөнки материаллар юк. Русия Федерациясе Прокуратурасы чит илдәге хезмәттәшләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча язма рәсми бәяләмә җибәрүне сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Безнекеләр Франциягә дә, Германиягә дә, Нидерландка да барырга әзер, алар анда агулаучы матдәләр табылган, дип раслый. Беркем дә безне чакырмый. Рәсми материалларны бирмиләр. Биологик материаллар бирмиләр. Нәрсә эшләргә?
Тик тикшерү үткәрелә. Прокуратура да, Тикшерү комитеты да моның белән шөгыльләнә. Безнең тикшерү органнары карамагында булган материаллар анализлана. Без моны эшләргә әзер.
Владимир Путин Галина Старовойтова һәм Борис Немцовны үтерүчеләр һәм заказчыларның табылуын һәм җәзага тарттырылуын да хәбәр итте.

Фото: wikipedia.org/wiki/Сванидзе,_Николай_Карлович#/media
Читайте нас: