Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2020, 11:30

Бәяләр ник арта?

Илдә шикәр комы җитәрлек. Әмма аңа бәяләр 71,5 процентка арткан.

Көнбагыш маена бәяләр 23,8 процентка менгән, һәм үсүен дәвам итә; он – 12,9, макарон эшләнмәләре – 10,5; икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре 6,3 процентка кыйбатланган.
Бу ни өчен шулай соң? Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында уздырган икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Владимир Путин бәяләрнең артуын дөнья базарларында бәяләр динамикасы, шулай ук экспорт мөмкинлекләрен куллану белән аңлатты. Совет заманында барысына да җитми иде, ә хәзер барысы да сатып ала алмаска мөмкин, диде ул. Мондый хәлне кисәтү өчен бәяләр үсешен тоткарлауның барлык инструментлары бар, аларны вакытында кулланырга гына кирәк, дип билгеләде.
Көн тәртибенең тагын бер мәсьәләсе – хезмәт базарындагы вәзгыять. Эшсезлекнең күбәюе – безнең ил өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен төп сынауларның берсе. Һәм Президент Русия Федерациясе Хөкүмәте алдына киләсе ел ахырына мәшгульлек дәрәҗәсен 2019 ел күрсәткечләренә кадәр торгызу бурычы куелуын ассызыклады.
Читайте нас: