Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2020, 07:41

Легендар диктор дәүләт бүләгенә лаек булды

Русия Президенты Владимир ПУТИН Наилә ГАЛӘВЕТДИНОВАны “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме белән бүләкләү турында Указга кул куйды. Дәрәҗәле бүләкне ил җитәкчесе үзе тапшырырга тиеш.

Бу көннәрдә Интернет челтәре Башкортстанның халык артисты Наилә Галәветдинованы тәбрикләү сүзләре белән тулы. Радио тыңлаучылар, коллегалары танылган дикторны олы дәүләт бүләгенә лаек булуы белән ихлас котлыйлар, аның талантына соклануларын белдерәләр.Агымдагы елның 7 декабрендә Русия Президенты Владимир Путин Наилә Галәветдинованы “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме белән бүләкләү турында Указга кул куйды. Дәрәҗәле бүләкне ил җитәкчесе үзе тапшырырга тиеш. Бу хакта социаль челтәрләрдә “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Азамат Салихов хәбәр итте. “Котлауларымны кабул итегез! “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчелегенә дә ветераннарыбызга ярдәм итүе өчен рәхмәт! Сәламәтлек телим, кадерле Наилә апа!” – дип язды ул.
Башкортстанның халык артисты Наилә Галәветдинова Башкортстан радиосында инде 55 елдан артык эшли. Һәр иртәсен Башкортстан халкы аның тавышы астында уяна. Радиода һәм телевидениедә ул мәгълүмати һәм әдәби-музыкаль тапшырулар алып бара. Югары һөнәри осталыгы аркасында аны илкүләм, дәүләт дәрәҗәсендәге чараларны алып бару өчен чакырып торалар. Мәсәлән, Наилә ханым Башкортстанда “ТЭФИ-Регион” Бөтенрусия фестиваль-конкурсының ачылу тантанасын алып баручыларның берсе булды. Наилә Галәветдинова яшь коллегалары өчен үрнәк, тәҗрибәле остаз булып тора.
“Тулпар” журналы редакциясе коллективы барлык укучылары исеменнән Наилә ханымны олы дәүләт бүләге алуы белән ихлас котлый, аңа яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек тели!
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: