Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2020, 11:30

Сәнгатькә игътибар

В. Путин балалар сәнгать мәктәпләрен совет чорындагы кебек пионерлар йортлары каршындагы түгәрәкләргә әйләндерергә кирәкми, дип ассызыклады.Фотода: РФ Мәдәният министры Ольга Любимова.#ВладимирПутин

РФ Президенты Владимир Путинның РФ Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашуда балалар сәнгать мәктәпләренең эше турында фикер алышты. Мәдәни мирас объектларын саклап калу проблемасына аерым игътибар бирелде.
В. Путин балалар сәнгать мәктәпләрен совет чорындагы кебек пионерлар йортлары каршындагы түгәрәкләргә әйләндерергә кирәкми, дип ассызыклады. Музыка, сәнгать мәктәпләрендә башка дәрәҗә һәм максатлар, укытучыларны әзерләү дәрәҗәсе бөтенләй башка булырга тиешлеген әйтте.
Мәдәният министры Ольга Любимова бу сүзләр белән килешүен белдерде. Аның әйтүенчә, балалар сәнгать мәктәпләре – иң катлаулы елларда да саклап калынган уникаль система. Һәм бу юнәлешкә "Мәдәният" гомумдәүләт проектында да аерым игътибар ителә. Гамәлдәге мәктәпләр реставрациялoнә, төзәтелә – 12 яңа мәктәп барлыкка килгән. Музыка, сәнгать мәктәпләренә йөрүче сабыйлар саны 68 меңгә арткан. Шулай ук музыка кораллары, җиһазлар алу да күз уңыннан калмый. Мисалга, 20 мең музыка инструменты булдырылган. Төбәкләргә бик озак көтелгән 15 мең уку әдәбияты берәмлеге озатылган.
Читайте нас: