Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2020, 12:25

“Башкортстан сода компаниясе” республика милкенә күчәрме?

Политологлар фикеренчә, Русия Президенты Владимир Путинның компания язмышына кагылышлы чираттагы адымы шушы булырга тиеш.#ВладимирПутин

Белүебезчә, Башкортстан Арбитраж судының 4 декабрьдә кабул иткән карары нигезендә “Башкортстан сода компаниясе” федераль милеккә күчә. Ләкин бу аны национализацияләүдә соңгы адым түгел. Политологлар фикеренчә, компаниянең тиздән республика милкенә күчүе дә ихтимал.
«Массакүләм мәгълүмат чараларында федераль дәрәҗәдә ирешелгән килешүләр турында берничә тапкыр хәбәр иттеләр, “Башкортстан сода компаниясе” национализацияләнгәннән соң предприятие Башкортстанга тапшырылачак. Биредә "Башнефть" белән булган сценарий кабатланырга мөмкин, ул вакытта Президент Путин үзенең указы белән Башкортстанга нефть компаниясе акцияләр пакетының чиреген биргән иде. Шуны да истә тоту мөһим: ул вакыттагы республика Башлыгының федераль дәрәҗәдә тәэсир мөмкинлекләре юк дәрәҗәсендә. Өстәвенә, “Башнефть” акцияләрен дәүләт файдасына күчергәнче, Башкортстан аларга бөтенләй ия булмаган, “Башнефть” Мортаза Рәхимов идарә иткән вакытта ук хосусыйлаштырылган. Ә “Башкортстан сода компаниясе” очрагында Башкортстан электән үк аның акцияләренең 37 процентына ия иде. Бу компания акцияләренең контроль пакетына республиканың ия булуына тулы ышаныч тудыра. Ул гына да түгел, Башкортстаннның БСК акцияләренең 100 процентына ия булуы да бик мөмкин», – ди политолог Сергей Семенов. –
Аның белән сәяси күзәтүче Азат Галиуллин да килешә:
«Путин үзе, “Башнефть” белән бәйле вәзгыятьтән чыгып, төбәкләргә карата тарихи гаделлекне сакларга тырыша. Чөнки федераллар беркайчан да төбәкләрдә икътисад тамырына балта чабарга теләмиләр. Владимир Путин һәм Радий Хәбиров еллар буе бергә эшләгән кешеләр, аларның мөнәсәбәтләре яхшы. Шуңа күрә иң югары даирәләрдә БСК язмышы буенча конкрет килешүләр булуы мөмкин. Хәбировның БСК акцияләрен дәүләт милкенә тапшыру турындагы суд вердикты уңаеннан үзен бик тыныч тотуына карап фикер йөрткәндә, бу һәм килешүләрне хәл итү Башкортстан файдасына», – дип саный Азат Галиуллин.
Искәртеп узабыз, 4 декабрьдә Башкортстан Арбитраж суды Русия Генпрокуратурасының «Башкортстан сода компаниясе» акционер җәмгыяте акцияләрен законсыз биләүдән Русия Федерациясе файдасына тартып алу турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Агымдагы елның августында Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Башкортстан сода компаниясе» акционер җәмгыяте активларына дәүләт контролен югалтуга бәйле рәвештә махсус тикшерү үткәрде. Прокуратура мәгълүматларына караганда, тикшерү барышында хосусыйлаштыру турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланган, ә комплекс милкенә хокуклар Русия Федерациясе мәнфәгатьләрен исәпләмичә ясалган. Башкортстан Республикасы Арбитраж судына Генпрокуратура тарафыннан мөлкәтне чит законсыз биләмәдән тартып алу турында дәгъва белдерелгән.
Агымдагы елның 24 октябрендә узган “Башкортстан сода компаниясе”нең профсоюз активы белән очрашуда Радий Хәбиров болай дип белдергән иде:
"Без Генераль прокуратураның дәгъвасын хупларга дигән карар кабул иттек. БСК акцияләре Русия Федерациясе милкенә күчәргә тиеш дип саныйбыз. Бер үк вакытта шуны әйтәсем килә: компания белән алга таба идарә иткәндә республика мәнфәгатьләре зыян күрмәячәк, икътисад ныгыячак кына. Безнең акцияләр пакеты зур булачак. Әйе, бу күпмедер вакытны алачак, әмма предприятиенең киләчәге һичшиксез тотрыклы булачак».
Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, суд процедуралары төгәлләнгәннән һәм идарә форматы турында карар кабул ителгәннән соң, компания җитештерүне модернизацияләүгә һәм экологик сәясәткә аерым игътибар бирергә тиеш.
Фото: ru24.net
Читайте нас: